COVID-19 ни дәрәҗәдә куркыныч?
Күпчелек кешеләр өчен COVID-19 җиңел авыру гына китереп чыгарса да, кайбер кешеләрне бик нык авыртырга мөмкин. Сирәк очракта, авыру үлемгә китерергә мөмкин. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм электән үк медицина проблемалары булган кешеләр (мәсәлән, югары кан басымы, йөрәк проблемалары яки шикәр диабеты) авыруга бирешүчәнрәк булып күренә.
Коронавирус авыруының беренче симптомнары нинди?
Вирус төрле симптомнар китереп чыгарырга мөмкин, җиңел авырудан алып пневмониягә кадәр. Авыруның симптомнары - температура, ютәл, тамак авыртуы һәм баш авырту. Авыр очракларда сулыш алу кыенлашырга һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Коронавирус авыруының инкубация чоры нинди?
COVID-19 өчен инкубация чоры, вирус белән зарарлану (йоктыру) һәм симптомнар башлану арасындагы вакыт, уртача 5-6 көн, ләкин 14 көнгә кадәр булырга мөмкин. Бу чорда, шулай ук "симптомга кадәрге" чор дип тә атала, кайбер йоктырган кешеләр йогышлы булырга мөмкин. Шуңа күрә, симптомга кадәрге очрактан йогу симптомнар башланганчы ук була ала.
Бастырып чыгару вакыты: 2020 елның 1 июле





